news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада транспорт мәсьәләсен хәл итү юлларын эзлиләр

Рамил Муллин Чаллыга «РариТЭК» предприятиесенә (анда шул исәптән автобуслар да җитештерелә) сәфәре турында сөйләде.

Түбән Камада транспорт мәсьәләсен хәл итү юлларын эзлиләр
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада транспорт мәсьәләсен хәл итү юлларын эзлиләр. Бу турыда үбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Миңа җәмәгать транспорты буенча күп сораулар килә. Бу бик катлаулы мәсьәлә, аны хәл итү өчен вакыт таләп ителә», — диде «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин.

Ул шулай ук транспорт реформасы өстендә эш даими алып барылуын әйтте: «Без төрле дәрәҗәдәге киңәшмәләр уздырабыз, шул исәптән Татарстан транспорт министры белән дә. Аның белән күзгә — күз һәм читтән торып очрашулар булды», — дип өстәде җитәкче.

Рамил Муллин Чаллыга «РариТЭК» предприятиесенә (анда шул исәптән автобуслар да җитештерелә) сәфәре турында сөйләде.

«Финанс мәсьәләләре бар. Бүген „НефАЗлар“ 14 млн сум, „Лотос“ модельләре — 11 млн сум тора. Безне „Имин һәм сыйфатлы юллар“ илкүләм проектына кертү мөмкинлеген эзләячәкбез. Ул вакытта без 24 автобус ала алабыз, һәм бу, әлбәттә, ихтыяҗны каплау өчен җитәрлек түгел, әмма бу да өлешчә мәсьәләне хәл итә алыр иде», — диде Рамил Муллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100