Кукмара районында федераль программа буенча авыллар төзекләндерелә

Үзара салым акчасына да авыллар төзекләндерелә.

(Кукмара, 25 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмара районында федераль программа буенча авыллар төзекләндерелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша быел һәрберсе 2,8 миллион сумлык 82 грантка дәгъва кылган идек. Район башлыгы Сергей Димитриевның тырышлыгы белән районга тагын өстәмә 15 грант бирелде», — ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.

Җирлекләрнең берсе дә әлеге зур бүләктән читтә калмаган. Мисал өчен, быел Манзарас — сигез, Зур Кукмара, Ядегәр — җиде, Олыяз — алты, Кәркәүч — дүрт, Түбән Өскебаш өч грант буенча эш алып барачак икән.

Бу акчаны кайбер авылларда балалар, футбол, хоккей мәйданчыклары төзүгә, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар алуга, ә кайдадыр җәяүлеләр өчен тротуар ясау, баганаларга яктырткыч лампалар кую, яу кырында ятып калганнар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлләрне төзекләндерүгә тотылачак. Күп кенә авылларда хәзер ял парклары да булдырылды.

Үзара салым акчалары хисабына быел Яңа Комар, Иске Юмья, Югары Юмья авылларында юлларга вак таш җәелгән, өлешчә зират коймалары төзекләндерелгән. Бу эшләргә 1,7 миллион сумга якын акча тотылган.