Чистайда мәчет янындагы сквердагы тегермәннәрнең язмышы турында сөйләделәр

Вандаллар һөҗүменнән соң, сквердан корылмаларны алганнар.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чистайда «Иман» мәчете янындагы скверны бизәп торган корылмаларны алганнар. Вандаллар һөҗүменнән соң тегермәнәрне ремонткаа тапшырганнар. Бу турыда «Чистопольские известия» хәбәр итә.

Чистайда яшәүчеләр тегермәннәрне алу процессын туры эфирда күзәтте. Район халкы тегермәннәрне ремонтлауны хуплады һәм күбесен корылмаларның язмышы кызыксындырды.

Корылмаларны ремонтлау белән шөгыльләнә торган оешмадан хәбәр итүләренчә, ремонттан соң тегермәннәрне «Тегермән мәйданчыгы» яңа паркында урнаштырырга ниятлиләр.