Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәнең Соколка тавындагы ландшафт паркы «АРХИВOOD 2020» премиясе призеры булды
Безнең парк «Шәһәр тирәлеге дизайны» номинациясендә җиңде.
(Бөгелмә, 25 октябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). 22 октябрьдә «АРХИВOOD 2020» премиясе призерларын бүләкләү тантанасы булды. «Шәһәр тирәлеге дизайны» номинациясендә халык тавыш бирүе буенча Бөгелмәдәге Соколка тавы ландшафт паркы җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Экспертлар советы лонг-листка сайлап алынган 200дән артык эш арасыннан 54 проекттан шорт-лист формалаштырды.
Быел тантана беренче тапкыр гадәти булмаган zoom-конференция форматында узды. 9 номинациядә традицион бүләкләр белән беррәттән, тантана кысаларында Агач йортлар төзелеше Ассоциациясеннән Олег Панитков исемендәге махсус премияне дә тәкъдим иттеләр.
Шулай ук фанера кулланып, иң кызыклы проектлар авторларына бүләкләрне UPM Plywood фанерасын җитештерүче тапшырды. Тантананың яңа форматы белән беррәттән, ике номинациядә «Шәһәр читендәге йорт» һәм «Иҗтимагый корылма») жюри призын бер генә проект түгел, ә икесенең дә алуы үзенчәлекле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз