news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аэрофлот»та Европага очышларның кайчан яңадан башланачагын фаразладылар

Коронавирус пандемиясе башлангач, кайбер рейсларны исәпкә алмаганда, Россия халыкара авиаэлемтәне туктатты.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). «Аэрофлот» генераль директоры Виталий Савельев компания Европага рейсларны кыш ахырында яңадан башлар дип өметләнә. «Россия 1» телеканалы эфирында ул шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Кыш ахырында, февраль-март айларында рейслар санын арттырырбыз һәм безнең самолетларга Европа илләре буйлап очарга мөмкинлек бирерләр дип өметләнәм һәм моның шулай булуын телим», - диде ул.

Савельев фикеренчә, бүген Россиядә кабат карантин кертелмәячәк, чөнки ул икътисадка тискәре йогынты ясаячак.

Коронавирус пандемиясе башлангач, кайбер рейсларны исәпкә алмаганда, Россия халыкара авиаэлемтәне туктатты. Җәй айларыннан Бөекбритания, Швейцария, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Көньяк Корея һ.б. кайбер илләргә рейслар яңадан башланды. 1 ноябрьдән Япониягә дә рейслар ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100