Кыргызстанда тауларга Татарстанның күренекле шәхесләре исемен бирергә ниятлиләр

“Җиде меңлек”нең берсенә Россия Президенты Владимир Путин исемен бирдек", - диде Динара Джумабаева.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кыргызстанда тауларны Татарстанның күренекле шәхесләре исемнәре белән атарга ниятлиләр. Бу хакта “Айтматов укулары – мәдәниятләр аралашуы өчен” язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумында Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-күл фонды президенты урынбасары Динара Джумабаева әйтте.

“Безнең илдә таулар күп өлешне алып тора. “Җиде меңлек”нең берсенә Россия Президенты Владимир Путин исемен бирдек. Бездә пиклар күп, акрынлап Татарстанның күренекле шәхесләре исемнәре белән атый башлаячакбыз”, - диде ул.

Форумда Динара Джумабаева Чыңгыз Айтматовның улы Аскар Айтматовның сәламләү хатын укыды. Кыргызстан кунагы Айтматов укуларында Татарстан студентлары күпсанлы булуына рәхмәтен җиткерде.