Татарстанның WorldSkills катнашучылары, Путин белән очрашудан соң, Мәскәүдән кайтты

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре WorldSkills Competition-2017 ярышындагы республика вәкилләре нәтиҗәләре белән канәгать.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Казанга кайткан татарстанлы WorldSkills Competition-2017 катнашучылары Россия җыелмасына 5625 балл яулаган. Кичә Мәскәүдә алар милли җыелма командасының башка әгъзалары белән бергә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре ярышта республика вәкилләре нәтиҗәләре белән канәгать, дип белдерде Казан аэропортында әлеге министрлык башлыгының беренче урынбасары Андрей Поминов.

"Гомумән алганда, безнең җыелма нәтиҗәсе белән канәгать. Киләсе 2019 елда узачак Казандагы WorldSkills чемпионатында компетенцияләр җыелмасы үзгәрә ала. Дөнья чемпионатларында, гадәттә, аларның саны үзгәрми, ә федераль дәрәҗәдә аларның саны ел саен арта бара. Шулай итеп, Казанда узган чемпионатта 57 компетенция булды, быел Краснодарда аларның саны 100 кадәр җитте. Киләсе елда якынча 120 компетенция тәкъдим ителәчәк", – дип билгеләп үтте ул.

Исегезгә төшерәбез, һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition-2017 44нче дөнья чемпионаты 14-19 октябрьдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Дабида узды. Анда 59 илдән 1300 кеше һәм 1084 эксперт килгән иде. Чемпионатта барлыгы 51 - 49 төп һәм ике презентацион компетенция тәкъдим ителгән иде. Ярышның төп мәйданы булып ADNEC күргәзмә комплексы булды.

WorldSkills Russia җыелма командасы составына илнең 22 төбәгеннән 58 кеше һәм 52 эксперт керде. Шул исәптән Татарстаннан җиде катнашучы сигез компетенция буенча чыгыш ясады. Чемпионат нәтиҗәсе буенча, Казан политехник колледжын тәмамлаучы, Казан химия-технология институты (КХТИ) студенты Вадим Поляков “суыту техникасы һәм кондиционерлау” компетениясендә алтын медаль яулады. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә көллиятенең чыгарылыш сыйныф укучысы һәм хәзер инде хезмәткәре Павел Фадеев һәм шушы ук уку йортының 4 нче курс студенты Андрей Дюбанов "Мобиль робототехника" компетенциясендә көмеш медальгә лаек булды.

Тулаем алганда, Россия җыелма командасы 11 медаль (алты алтын, дүрт көмеш һәм бер бронза медаль) һәм һөнәри осталыклары өчен 21 медальон алды. Балл саны буенча ул - беренче, ә медаль хисабы буенча бишенче урынны яулады.