Татарстанда көндез 4 градуска кадәр җылы булачак

Синоптиклар урыны белән бераз кар явуын фаразлый.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава сакланачак.

Урыны белән бераз кар явачак. Казанда явым-төшем күзәтелми. Җил тотрыксыз, уртача тизлектә.

Һаваның көндезге максималь температурасы Татарстанда – -1..+4, Казанда +1..+3 градус җылы булачак.