Таиланд пляжларында тәмәке тарткан өчен бер елга иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Россия Федерациясе илчелеге туристлар өчен кисәтү таратты.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Таиландның танылган пляжларында тәмәке тарту тыела. Бу хакта Таиландтагы Россия Федерациясе илчелеге махсус кисәтү тараткан, дип яза ТАСС агентлыгы.

“Әйләнә-тирә мохитне пычранудан саклау максатыннан 1 ноябрьдән Таиландның 20 пляжында тәмәке тарту тыела. Тәмәке тарту махсус урыннарда гына рөхсәт ителә”, – диелә хәбәрдә.

Кагыйдәне бозган кешеләргә зур күләмдә штраф яки төрмәгә ябылу куркынычы яный. Штраф күләме 3 мең доллардан артып китә, диелә. Ә иректән мәхрүм итү вакыты бер елга кадәр җитәргә мөмкин.

Тәмәке тарту тыелган пляжлар Пхукет утравы, Паттайя һәм Хуахин курорт шһәрләрендә урнашкан.