Россия халкының якынча 50 миллионы грипптан прививка ясаткан

Россия җирлегендә 16-22 октябрь аралыгында грипп һәм кискен тын юлы инфекцияләре белән авыру түбән дәрәҗәдә дип билгеләнгән.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә грипптан якынча 48,8 миллион кеше прививка ясаткан, бу ил халкының 33,5 процентын тәшкил итә, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор)  федераль хезмәте сайтында. Бу хакта РИА Новости яза.

"Вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә уздырыла, 20 октябрьгә 48,8 миллион кеше прививка ясаткан. Алар арасында 13,6 миллион бала һәм бала көтүче 132 мең хатын-кыз да бар. Эш белән тәэмин итүчеләр хисабына 2,7 миллион кеше вакцинация узган", –диелә хәбәрдә.

Россия җирлегендә 16-22 октябрь аралыгында грипп һәм кискен тын юлы инфекцияләре белән авыру түбән дәрәҗәдә, дип билгеләнгән. Атна дәвамында эпидемия бусагасыннан аз гына арту илнең өч төбәгендә теркәлгән.

Авырулар саны буенча атна бусагасыннан арту 2 яшькә кадәрге балалар арасында – бер субъектта, 3-6 яшьлекләр арасында – ике, 7-14 яшьлекләр арасында – өч, 15 яшьтән өлкәннәр арасында ике төбәктә теркәлгән.