Россия Банкы өлкән буынның финанс өлкәсендәге белемен арттырачак

Курслар банк хезмәтләреннән файдаланырга, заманча онлайн-технологияләрне кулланырга, мошенниклардан саклана белергә өйрәтәчәк.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Россия Банкы өлкән буынның финанс өлкәсендәге белемнәрен “Финанс мәдәниятенә өйрәтәбез” белем бирү курслары ярдәмендә арттырачак. Бу хакта Үзәк Банк сайты хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.

“Финанс мәдәниятенә өйрәтәбез” белем бирү курслары банк хезмәтләреннән файдаланырга, заманча онлайн-технологияләрне кулланырга, мошенниклардан саклана белергә өйрәтәчәк”, – диелгән хәбәрдә.

Беренче дәрес Саратовның Г.В.Плеханов исемендәге социаль-икътисади институтында узган. Тыңлаучылар сүзләренчә, алар өчен мошенниклар эшләүче схема һәм аларга каршы тору чаралары, шулай ук үз хокукларыңны яклап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы мәгълүмат файдалы булган.

Ел ахырына кадәр әлеге курслар Түбән Новгород, Самара, Ростов-Дон һәм Ставрополь шәһәрләрендә төбәк югары уку йортлары һәм китапханәләр булышлыгында үтәчәк. Аннан әлеге чаралар Россиянең 25 шәһәрендә уза һәм башка төбәкләрдә дә проект тормышка ашырылачак.

Курс дүрт дәрестән тора һәм ул 25 кешелек төркемгә исәпләнгән.