Җәмәгать транспорты эшеннән канәгатьлек буенча Казан өченче урынны алган

Сораштыруда Казанның 600дән артык кешесе катнашкан.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Казан халкының 95 проценты җәмәгать транспорты эшеннән канәгать. Бу хакта Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты урнаштырган юл хуҗалыгы торышы турындагы тикшерү мәгълүматлары раслый.

Моннан тыш, Казан халкының 83 проценты – автомобиль юлы торышыннан, машина йөртүчеләрнең 89 проценты ЮХИДИ хезмәтеннән канәгать булуын җиткергән.

Социологик сораштыру Россиянең 38 шәһәрендә уздырылган. Сораштыру барышында Казаннан 600дән артык кеше катнашкан.

Җәмәгать транспорты эшеннән канәгатьлек рейтингында Яр Чаллы – унынчы урында.