Казанның Тинчурин исемендәге паркында кан тапшыру мобиль пункты эшләячәк

27 октябрьдә Тинчурин паркында "Игелекле йөрәк көне" кан тапшыру акциясе һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан "Хәрәкәттә – бәрәкәт" зарядкасы уза.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 27 октябрьдә Казанның Тинчурин исемендәге паркында “Изге йөрәк көне” кан тапшыру акциясе һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары профилактикасы буенча “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип исемләнгән массакүләм зарядка оештырыла. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Донор булырга теләге булган Казан халкын  9.00-12.00 сәгатьтә паркта эшләячәк мобиль кан тапшыру пунктында көтәләр. Бирегә 18 яше тулган һәм авырлыгы 50 килограммнан ким булмаган, Татарстанда теркәлгән һәркем килә ала. Кан тапшырырга теләүчеләрнең үзе белән паспорты булырга тиеш. Кан бирергә уйлаган кешегә медицина хезмәткәрләре майлы, кыздырылган, какланган, әче ризыклар ашамаска, кан бирер вакыт алдыннан 1 сәгать алдан тәмәке тартудан тыелып торырга киңәш итә. Шулай ук 48 сәгать кала исерткеч эчемлек, 72 сәгать кала дару кулланмау таләп ителә. Иртән җиңелчә ризык һәм баллы чәй эчеп килергә кирәк.

Массакүләм зарядка кичен – 18.00-21.00 сәгатьләрдә оештырыла. Инструкторлар терәк-хәрәкәт аппараты авырулары профилактикасы буенча күнегүләр күрсәтәчәк.

Бу көнне биредә кыр кухнясы эшләячәк – карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән сыйланып китә аласыз, дип ышандыра Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.