Казан табибы Россия кардиология җәмгыятенең "Мактаулы хирургы" исеменә лаек булды

Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич Россия кардиологларның милли конгрессында бүләкләнде.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич кардиология җәмгыятенең "Мактаулы хирургы" исеменә лаек булды.

Татарстан Республикасы кардиология хезмәтенең үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелгән бүләкне белгечкә Европаның танылган кардиологы, чыгыш белән Португалиядән булган Ф.Пинто Россия кардиологларның милли конгрессында тапшырган. Ул бу көннәрдә Санкт-Петербургта уза.

Шулай ук конгресста Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов та катнаша.