Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы кар явуы көтелә

Урыны белән юлларда бозлавык фаразлана.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 26 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.

Татарстанда урыны белән кыска вакытлы кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә Татарстанда – -3..-8, Казанда -4..-6 градус булачак.

Көндезге максималь температура республика буенча –  -3..+2, Казанда -1..+1 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.