Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары: Этнографик диктант – безнең өчен дә имтихан

Татарстанда 8 Халыклар йорты эшли. Төбәкләрдә Татарстан Халыклар ассамблеясенең 16 вәкиллеге һәм филиалы бар.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Татарстан Халыклар дуслыгы йорты быел үз мәйданында “Зур этнография диктанты” акциясе кысаларында 120 кешене кабул итә алачак. Узган елда бу - башкалада этнографик белемне тикшерү өчен бердәнбер мәйдан булган. Әмма былтыргы вәзгыятьне исәпкә алып - биредә барлык килгән кешеләрне дә сыйдыра алмаганннар, быел Казан федераль университетында өстәмә мәйданчык булдырылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова сөйләде.

3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Россиянең һәр 85 төбәгендә һәм шулай ук Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Абхазия һәм Көньяк Осетия илләрендә “Зур этнография диктанты” мәдәни агарту акциясе уздырылачак. Татарстан, узган елда бу чарада беренче тапкыр катнашып, иң яхшы нәтиҗә күрсәткән төбәк булды. Республикабыз мөмкин булган 100 баллдан уртача 83,1 балл җыя алган.

"Бу тема, чыннан да, безнеке. Татарстанда 8 Халыклар йорты эшли. Төбәкләрдә Татарстан Халыклар ассамблеясенең 16 вәкиллеге һәм филиалы бар. Этнография диктанты безнең өчен дә имтихан. Анда Халыклар дуслыгы йортлары хезмәткәрләре дә, милли автономияләр вәкилләре дә катнашачак. Узган елда Халыклар дуслыгы йорты директоры да диктант язып, 87 балл җыйды, мәгълүмати үзәк җитәкчесе 92 балл туплый алды, хезмәткәрләребез дә шактый югары нәтиҗәләр күрсәтте", - дип искәртеп үтте Наталья Мясникова.

Гүзәл Шәрипова да Татарстан халкының югары этнографик белем дәрәҗәсен билгеләп үтте.

“Татарстандагы узган елгы этнографик диктант нәтиҗәләре милләтара мөнәсәбәтләр, республикада дуслык һәм татулык, тирәбездә яшәүче кешеләрнең мәдәниятен белү һәм ихтирам итү, шулай ук үз мәдәниятебезне саклауның чагылышы булып тора. Бездә милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы күп кенә чаралар уза, телевидениедә тапшырулар бара, журнал-газеталар чыга. Хәзер инде барлык кеше Гырон-бытон, Уяв, Учук, Балтайның ни икәнен белә”, - ди ул.

Искәртеп узабыз, 2016 елда “Зур этнография диктант”ын Россия буенча барлыгы 90 меңгә якын кеше язган: 35 меңе турыдан-туры һәм 50 меңнән артыгы – онлайн режимда. Быел ил буенча диктант язу өчен 1500 мәйданчык булдырылачак, шуларның 22се – Татарстанда.