Чирмешәнгә археологлар, галимнәр килде

Татарстанның көньяк-көнчыгышында тарихи-мәдәни мирас ныклап өйрәнүне, саклауны сорый.

(Чирмешән, 25 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында тарихи әһәмияткә ия кырыклап һәйкәл – объект бар. Аларның кайберләре бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән. Гомумән, район территориясендә археологларга, тарихчыларга эш күп, дип яза район газетасы.

Бездә тарихи – беренче төбәк фәнни-практик конференциядә билгеләп узылганча, Татарстанның көньяк-көнчыгышында тарихи-мәдәни мирас ныклап өйрәнүне, саклауны сорый.

Моны ничек эшләргә, эзләнүләрне кайсы юнәлешләр буенча үткәрергә? Конференциядә катнашкан галимнәр, тарихчылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре балалар сәнгать мәктәбендә шушы һәм башка сорауларга җавап эзләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.

-Без бу темага сөйләшүне башта “Түгәрәк өстәл“ ясап кына оештырырга уйлаган идек, ахыр чиге, район җитәкчелеге белән киңәшләшеп, конференция үк үткәрергә булдык, - ди әлеге чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе тарих институтының татар-булгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире, профессор, академик Альберт Борһанов. -Сезнең төбәк бай тарихлы, моннан бик күп бөек шәхесләр чыккан. Тарихны түбәннәнрәк XIV, XV, XVII гасырлардан ук, хәтта иртәрәк вакыттан өйрәнәсе иде, соңгырак чор буенча мәгълүматлар байтак инде. Ул чакта да республиканың көньяк-көнчыгышында да тормыш булган, кешеләр яшәгән.

Альберт Борһанов, гомумән, районыбызда археологик тикшеренүләр эшен колачлы итәргә алынды. Соңгы көннәрдә генә дә ул Лашман, Бәркәтә, Иске Үтәмеш зиратларында булып, уникаль әйберләргә юлыккан, аларда элеккеге кабер ташларын карап, фотога төшереп өлгергән. Галим эзләнүләрен киләсе елда да дәвам итмәкче, башка авылларга да барырга планлаган. Соңрак, тупланган материаллардан китап та чыгармакчы.
Конференциядә катнашкан Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә районнары вәкилләре, тарихчылар әйтүенчә, Альберт Борһанов ул якларда инде байтак эзләнү эшләре үткәргән, шулар нигезендә хезмәтләр бастырган.

Әлеге конференция район җитәкчелеге, мәгариф бүлекләре, туган як тарихы музее, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге ярдәме белән оештырылды, Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерлек, Татарстанда Экология һәм табигый киңлекләр елы, Россиядә Экология елы кысаларында үтте.
Тарих фәннәре докторы, академик, күренекле галим Дамир Исхаков әйтүенчә, республикада барлык авыллар тарихын өйрәнеп, язып, китаплар-томлыклар итеп чыгару бурычы куелган. Урыннардагы, төбәкләрдәге тарихчылардан бу эштә ярдәм сорала. Ул да тарихыбызның элеккегерәк чорын ныграк, фәнни нигездә өйрәнү кирәклеген әйтте.
Фәрит Нәбиуллин атлар үрчетә, эшкуар, тарихчы да икән, Бөгелмә районында, Карабашта яши.

-Быел Казанда татар атлары чаптырып ярыш үткәрдек, - ди ул. -Безгә атларны күбрәк үрчетергә, аеруча татар атларын һәр районда булдырырга кирәк. Югыйсә әллә кайдагы атларга мөкиббән китәбез.

Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире, хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Черепанов чыгышын да кызыксынып тыңладык. Республикада билгеле, тынгысыз бу шәхес сугышта һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерү, аларны барлау, эзләү буенча инде байтак еллар һәм нәтиҗәле эшли. Әмма бу өлкәдә дә проблемалар бар икән. Республикадан Бөек Ватан сугышында катнашкан, кире кайтмаганнардан 180 мең кеше әле дә һәлак булган дип танылмаган. Безнең илдә генә шундый хәл, хәтта Германиядә алай түгел икән. “Бу хакта ил Президентларына соңгы 30 елда бер генә мөрәҗәгать итмәдек, әмма үзгәреш юк“, - ди тарихчы, мондый хәлгә аптырап.

Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышында моңа кадәр хәбәрсез югалган дип саналган чирмешәнлеләрнең өстәмә исемлеген, 127 якташыбыз турында документлар алып килгән, аларны мемориаль үзәккә тапшырып калдырды. Кунак әлегә кадәр язмышлары, бүләкләнүләре турында безгә яхшы билгеле булмаган кайбер якташларыбызның каһарманлыгы хакында да сөйләп узды.

Конференция барышында авылларда музейлар эшен җанландыру, авыллар тарихын активрак өйрәнү, китаплар чыгаруны дәвам итү кирәклеге дә әйтелде, конференцияне оештыруда булышучыларга, тарихыбызны өйрәнүдә, гореф-гадәтләрне саклауда актив эшләүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Конференция эше, алдагы бурычлар турында резолюция кабул ителде.

Мондыйрак конференцияне бездә киләсе елда колачлырак итеп үткәрергә килештеләр, аны оештыруда районнан ярдәм сорадыла, диелгән район хәбәрендә.