Чирмешән егетләре армиягә теләп баралар

Узган атнада, якшәмбе иртәсендә биш якташыбыз армия сафларына алынды. Көзге чакырылышта алар беренче китүчеләр.

(Чирмешән, 25 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Узган атнада, якшәмбе иртәсендә биш якташыбыз армия сафларына алынды. Көзге чакырылышта алар беренче китүчеләр. Аннары тагын 30 егет бер елга якыннары белән саубуллашачак, дип яза җирле басма.

-Армиягә теләп барам,-ди Чирмешәннән Фәнүс Мәслахов. - Кая җибәрәләр, шунда хезмәт итәчәкмен. Исәнлегем яхшы. Кичтән дуслар, туганнар белән мәҗлес үткәрдек.
Фәнүс кооператив институтта укыган, аны әле тәмамлап өлгермәгән.

Артем Лукъянов исә механизатор белгечлегенә ия. Үзебездәге уку йортында - аграр техникум филиалында белем алган.

-Әти дә армиядә хезмәт иткән, - ди Казанка егете. - Солдатка мин дә теләп, аны үтәргә кирәклеген аңлап барам.

Керкәледә яшәүче Габдерәхим Әхмәтвәлиев та иртүк хәрби комиссариатта, улы Салаватны озата. Бик дулкынлана, бу аңлашыла да - балаңны үзеңнән еракка чыгарып җибәрү ансат түгел. Шөкер, Салават мөстәкыйль, авырлыкларга әзер, ул КФУда 5 ел программист белгечлегенә укыган.

-Барыгыз да хәрби хезмәттән исән-сау кайтыгыз, хәбәрләшеп торыгыз. Сезнең турыда мактау хатлары гына килеп торсын, - диде элек үзе дә солдатта булган әти кеше.
Чирмешәннән Фаяз Хәйруллин, Югары Кәминкәдән Нияз Мөхәммәтҗанов та армиядән, хезмәттән куркып кала торганнардан түгел, эшләп, яхшы тәрбия күреп үскән, физик яктан көчле егетләр.

Армиягә китүче егетләргә бүген район башлыгы исеменнән кул сәгате бүләк иттеләр. Бу да аларны зурлау, хөрмәт билгесе. Көзнең нәкъ бүгенге иртәсендә беренче кар төште.

...Хәрби комиссариатта бүген кабинетларда иртәнге сәгать дүрттә үк утлар кабынды. Бишенче яртыларда бина тирәсендә байтак халык-озатучылар җыелды. Армиягә китүчеләрне шул арада кабат барладылар, врач Денис Егоров медицина тикшерүе уздырды. Шикләнергә урын юк - егетләрнең температуралары нормада, йөрәк тибешләре яхшы.

Хәрби комиссар Дмитрий Палаткин якташларыбызга киңәшләрен җиткерде, документлар барланды һәм автобуска чыгарга команда бирелде. Тышкы якта гармун тавышы бу мизгелләрне үзенчә бизәде, аерылу әти-әниләр, якыннарның күзләренә яшь китерде. Әмма барысы да уза, сабырлык кирәк, бер ел күп түгел, егетләребез сынатмаслар, илебезгә, республикабызга тугры булуларын расларлар, исән-имин кайтырлар дип ышанабыз, диелгән район хәбәрендә.