"Бигеш" аэропортыннан Төркиянең Мармарис курортына турыдын-туры очышлар ачыла

Рейс билетлары "Анекс тур" операторының турпакет эченә кертеләчәк.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 2018 елның май аенда "Бигеш" аэропортында Төркия курорты булган Мармариска кадәр турыдан-туры рейс ачыла, дип җиткерә әлеге оешма матбугат хезмәте.

Билгеләп үтелгәнчә, рейс билетлары "Анекс тур" операторының турпакет эченә кертеләчәк. Очуларны Россиянең AZUR AIR авиакомпаниясе башкарыр, дип планлаштырыла. Моннан тыш, төрек курортына Түбән Каманың иң яхшы студентларын һәм ятим балаларын җибәрү күздә тотыла.