25 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов – Сан-Францискога сәфәр кылды, Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресе үткәрде, мәчетләрдә туган телне саклау турында сөйләнәчәк.

Сан-Францискода республика җитәкчеләре өчен укыту программасы эшли башлады/Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Алгарышлы лидерлык курсы» программасы – модага иярү түгел, ә зарурият.

"Татар кызы – 2017" Гөлназ Гатина: Татар телен үстерү юнәлешендә эшләргә хыялланам/Гөлназ фикеренчә, бәйге аның киләчәгенә йогынты ясаячак.

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресе уздыра/Татарстан парламенты башлыгы хокук фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашты.

Халыклар дуслыгы йортында татар телен укыту буенча карар кабул ителде/Карарда татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак мәҗбүри өйрәнүне саклап калу тәкъдим ителә.

Татар телен укыту турында - Халыклар дуслыгы йортында кабул ителгән резолюция тексты/Резолюция нигезендә, мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту сакланырга тиеш. 

Татарстанның WorldSkills катнашучылары, Путин белән очрашудан соң, Мәскәүдән кайтты/Мәгариф һәм фән министрлыгы республика вәкилләре нәтиҗәләре белән канәгать.

Татарстан мәчетләрендә туган телне саклау турында сөйләнәчәк/Җомга вәгазьләре туган телне саклауга багышлана.

Татарстанның татар һәм рус язучыларына Саҗидә Сөләйманова премиясе тапшырылды/Чара Әлмәт татар дәүләт драма театрында үткәрелә.

"Динамо-Казан" волейболчылары "Енисей" командасын отты/Чемпионат лидерына каршы уен Красноярскида узды.