ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Сабурская, РФнең Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе башлыгы Д. Хәмәдишин гражданнарны кабул итте

Кабул итүгә төрмәдә утыручы ир-егетләрнең аналары килгән иде

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россиянең Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә төрмәдә утыручы ир-егетләрнең аналары килгән иде. Алар нигездә улларының сәламәтлеге өчен борчыла һәм төрмәдә тоту шартларын яхшыртуны, медицина ярдәмен күрсәтүне көчәйтүне сорый.
Мәсәлән, 1983 нче елгы Алексей Машков, кеше үтергән дип гаепләнеп, 10 елга төрмәгә утыртылган. Әнисе сүзләренә караганда, аның срогы зур булу сәбәпле, малае борчыла, аңа табиб-психолог ярдәме кирәк. Дәүфит Хәмәдишин сүзләренә караганда, Алексей Машковта агрессия билгеләре бар, шул ук вакытта урынсыз курку һәм шомлану галәмәтләре дә бар. Аны берничә тапкыр тикшергәннәр, психологлар аның белән даими эш алып бара. А.Машков психологта даими учетта тора, гел күзәтү астында.
Д.Хәмәдишин билгеләп үткәнчә, әлегә табиблар Алексей Машковның ниндидер җитди психик авыруы бар дип санамый. Сәрия Сабурская белдергәнчә, әлеге учреждениедәге хастаханә яхшылардан дип санала. ФКУ ИК-2 төзәтү учреждениесендә шартлар яхшы, тоткыннар эш белән тәэмин ителгән. Алексей Машков та ике ел дәвамында эшли. Сәрия Сабурская һәм Дәүфит Хәмәдишин Машковлар гаиләсенә төзәтү учреждениесендә тоткыннарны тоту шартлары белән танышырга һәм үз тәкъдимнәрен, теләкләрен Кеше хокуклары буенча вәкилгә юлларга тәкъдим итте.
Тагын бер ана – Равилә Җиһаншина бердәнбер баласы Рафаэльнең төрмәдәге көнкүреш шартларыннан зарланып килгән. Аның сүзләренчә, ФКУ ИК-8 төзәтү учреждениесендәге тоткыннарны тоту шартлары федерал нормаларга туры килми: бер тоткынга 4 квадрат метр мәйдан тиеш. Хәзерге вакытта Рафаэль Җиһаншин, тәртип бозган өчен, 6 айга махсус камерага ябылган, мондый шартларда 2 квадрат метр мәйдан туры килә. Дәүфит Хәмәдишин сүзләренчә, 2 ел төрмәдә утыру вакытында Рафаэль 38 тапкыр тәртип бозган. Р.Җиһаншинга С.Сабурская тәртибен яхшыртырга тәкъдим ясады. Җиде тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган, бер елдан вакытыннан алда төрмәдән чыгару мөмкинлеге булган Р.Җиһаншинның төрмәдә тоттлу шартлары белән танышу өчен, аның әнисе Равилә ханымны ФКУ ИК-8 төзәтү учреждениесе урнашкан Әлмәткә чакырдылар.