Тимер юллар кышкы графикка күчә

Шул сәбәпле шәһәр яны поездлары тукталышлары саны кими

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Поездлар хәрәкәтенең кышкы графигы гамәлгә кертелүгә бәйле рәвештә, Горький тимер юлы Казан төбәгендә шәһәр яны поездларының тукталышлар саны 30 октябрьдән киләсе елның 13 апреленә кадәр вакытлыча кыскартыла. Бу, беренче чиратта, дача сезоны тәмамлану белән, шәһәр яны маршрутларында пассажирлар саны кимүгә бәйле.