Төзелгән Универсиада объектларында “Һәркемгә уңайлы мохит” программасы исәпкә алынмаган

Программа кысаларында спорт объектларын җиһазлауга 130,115 миллион сумга сарыф ителәчәк

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кызганыч, Универсиадага төзелгән спорт объектларының күбесендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлылыклар тудырылмаган. Бу хакыйкатьне бүген Татарстан Хөкүмәт йортында “Һәркемгә уңайлы мохит” (“Доступная среда”) программасына багышланган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов танырга мәҗбүр булды.
Программа кысаларында спорт объектлары 130,115 миллион сумга җиһазланачак, шул исәптән, 14 объектта адаптация каралган – универсаль спорт комплекслары, йөзү бассейны, Кара-каршы көрәш сараенда инвалидларга тамашачы һәм спорт белән шөгыльләнүче сыйфатында да шартлар тудырылачак.
“Кызганычка каршы, Универсиада объектлары сафка бастырыла башлаганда “һәркемгә уңайлы мохит” программасы әле юк иде һәм экспертиза аша узганда да мондый таләп булмады”, - дип белдерде Фәрит Хәнифов. Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, барлык спорт объектларын программа нигезендә җиһазлау шактый кыйммәткә төшәр иде. Хәзер бу мәсьәлә контрольгә алыначак. Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, паралимпия уеннары өчен спорт объектларында һәркемгә уңайлылык принцибы мәҗбүри булырга тиеш.