Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы торак йортларның беренче катларын инвалидларга бирүне кайгырта

“Һәркемгә уңайлы мохит” (“Доступная среда”) программасы буенча күчерелгән акча быел үзләштерелер дип фаразлана

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Һәркемгә уңайлы мохит” (“Доступная среда”) федераль программасы юнәлешләренең берсе – инвалидларга уңайлылыкны кайгырту максатларында торак фондны үзгәртеп кору. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов сөйләде.
“Кызганычка каршы, бездәге торак фондны күздә тотканда, үтемлелек һәм уңайлылыкта ниндидер тамырдан үзгәрешне күзаллаган могҗизаларга өметләнү урынсыз”, – ди ул. Фәрит әфәнде бары тик инвалидларны бер урында туплаячак торак фонд төзелешенә берникадәр каршы булуын белдерде, аның фикеренчә, мөмкинлекләре чикле кешеләр җәмгыятьтә яшәргә тиеш. Аның икенче ягы да бар, мондый йортларны сафка бастыру 30-40 процентка кыйбатракка туры киләчәк. Фәрит Хәнифов инде әзер торак йортларның беренче катларын инвалидлар өчен махсуслаштыруны кулай күрә. Аның әйтүенчә, елына 600 квадрат метр мәйдандагы торак төзелешенең 10 процент өлеше дә, сертификатлар буенча инвалидларга бүленеп бирелергә тиешле фатирлар саны күләмен каплаячак. “Подъезд эчендәге 5-6 баскычны алып, аны тышкы якка кую кирәк, бу очракта пандус куярга да җайлырак булачак”, - дип белдерде ул.
Айрат Шәфигуллин ассызыклаганча, коляскалы инвалидларның бүгенге көндә хәтта үз өеннән чыгып китү мөмкинлеге дә юк. “Гамәлдәге йортларда төшү-менү технологияләрен эшкә җигү ысуллары әлегә уйланып бетмәгән, әмма төзеләчәк йортларда пандуслар белән җиһазланыш мәҗбүри булачак”, - ди министр. Теге яки бу бина төзелеше алдыннан проект экспертиза узачак.
Программа буенча проектлаучы оешма “Татинвестгражданпроект” булачак, ә генераль подрядчы исә – “Бизнесстройпроектинвест” оешмасы.
Быел программаны гамәлгә ашыруга бүленеп бирелгән 700 миллион сумның 600 мең сумы төзелешкә юнәлтеләчәк. Финанслау тигез хокуклылык шартларында 50 гә 50 нисбәтендә гамәлгә ашырылачак. Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, акча инде күчкән. “Без бу акчалар быел үзләштерелер дип фаразлыйбыз, ә киләсе елга тагын акча юнәтү ягын кайгыртачакбыз”, - диде министр.