“Столичный” автовокзалы бәйрәм алдыннан билетлар сатуны оештырды

Билетлар автовокзал пассажир ташучылары хезмәт күрсәтә торган барлык маршрутларга сатыла

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). “Столичный” автовокзалы бәйрәм алдыннан билетлар сатуны оештырды. Билетлар автовокзал пассажир ташучылары хезмәт күрсәтә торган барлык маршрутларга сатыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына автовокзал директоры Андрей Хоткин хәбәр итте.
Билетларны автовокзал кассаларында, транспорт агентлыкларында, почта бүлекләрендә, шулай ук Интернет ярдәмендә сатып алырга мөмкин.