Чаллыда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 18,5 мең сум тәшкил итә

Эре һәм урта предприятиеләрдә эш хакын түләүдә тоткарлыклар күзәтелми

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Агымдагы елның 9 ае эчендә Чаллыда яшәүчеләрнең эш хакы 19 процентка артып, 18,5 мең сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.
Чагыштыру өчен, Татарстан буенча уртача хезмәт хакы – 18254 сум, Казанда – 20605, Түбән Камада – 21464, Әлмәттә 22120 сум.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта эре һәм урта предприятиеләрдә эш хакын түләүдә тоткарлыклар күзәтелми.