9 ай эчендә Чаллы предприятиеләре 146 миллиард сумлык продукция җибәргән

“КАМАЗ” предприятиесе кризислы 2008 елдан бирле беренче тапкыр табышлы предприятиегә әверелгән

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллыдагы предприятиеләр агымдагы елның 9 ае эчендә 146 миллиард сумлык продукция җибәргән, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы. Сәнәгать җитештерүенең индексы 9 ай буенча 127 процентка җиткән. Республикада исә ул уртача 106 процент тәшкил итә.
– Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, “КАМАЗ” предприятиесе 2008 елгы кризистан соң беренче тапкыр табышлыга әверелгән. Гыйнвар-сентябрь айларында барлыгы 33 мең өрь-яңа автомобиль, шасси, җыю һәм ремонтлау комплектлары конвейердан төшкән. Бу узган елның шушы чорына караганда 38 процентка күбрәк.