Татарстан табиблары Израиль клиникалары белән танышып кайтты

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов җитәкчелегендә сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләренең чираттагы төркеме Израильдән кайтты

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов җитәкчелегендә сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләренең чираттагы төркеме Израильдән кайтты. Вәкиллек составына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, Чистай, Яңа Чишмә һәм Буа үзәк район хастаханәләре табиблары кергән иде. Атна барышында алар Израильнең иң зур медицина үзәкләрендә стажировка үтте, илнең сәламәтлек саклау өлкәсе белән танышты. Татарстан табиблары онкология үзәге, балалар хастаханәсе, типлы сырхауханә һәм башка учреждениеләрне карады, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты.