Тарих ерагайган саен, халык куйган хезмәт күбрәк беленә

Лаешта Советлар Союзы Герое А.Т. Сергеевка һәйкәл куйдылар

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лаеш муниципаль районының Среднее Девятово авылында Советлар Союзы Герое Александр Терентьевич Сергеевка һәйкәл ачылды. Тантанада район башлыгы Михаил Афанасьев, Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы, генерал-майор, Казан гарнизоны башлыгы, ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Миронченко һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителгәнчә, һәйкәл белән бәйле тантананы үз чыгышы белән Михаил Афанасьев ачты. “Тарих, Бөек Ватан сугышы еллары ерагайган саен, халыкыбызның һәм ветераннарыбызның күпме батырлык кылганлыгын күбрәк аңлый башлыйбыз”, - диде ул. А.Т. Сергеевның батырлыкларын искә алды һәм бүгенге яшьләр өчен аннан да югарырак үрнәкнең булмаганлыгын ассызыклады.