Түбән Камада яшь хокук бозучыларны рәшәткә арты белән таныштырдылар

Хәзерге вакытта биредә 263 авыр холыклы яшњсмер исәптә тора

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Каманың балигълык яшенә җитмәгәннәр эше буенча инспекторлары авыр холыклы яшүсмерләрне төрмә тормышы белән таныштырды, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Яшь хокук бозучылар колониядә булды һәм андагы тоткыннарның ни рәвешле яшәгәнлеген хозур кылды. Экскурсиягә баручыларның күбесе, бик яшь булуларына да карамастан, инде нинди дә булса хокук бозарга өлгергән, кайберләре исә кылганнарына карата беренче суд утырышын көтә. Шуңа да мондый экскурсия тәрбияви әһәмияткә ия, дип саный белгечләр.
Тимер рәшәткә артындагы тормышта романтикага урын юк. Биредәге тоткыннарга нинди дә булса һөнәр үзләштерергә, белем алырга һәм үзен ашату өчен күп итеп эшләргә туры килә. Экскурсиягә килгән балаларга тоткыннар белән аралашырга рөхсәт иттеләр. Тоткыннар исә малайларга хулиганлыктан сакланырга киңәш итте.
Хәзерге вакытта Түбән Камада 263 яшүсмер хокук бозу буенча исәптә тора. Аларның кайберләре инде суд тарафыннан хөкем ителергә дә өлгергән.