Республикада “Игътибар - хәвефле зона” дигән акция бара

11-30 октябрь көннәрендә магистральләргә якын урнашкан белем учреждениеләрендә укучылар белән юлларда куркынычсызлык темасына багышланган әңгәмәләр уздырыла, станцияләргә рейдлар оештырыла

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның узган 9 аенда Горький магистраленең Казан төбәгендә производство белән бәйле булмаган травма алуның 63 очрагы теркәлгән. Шуларда 64 кеше  җәрәхәтләнгән. 2009 елның шул чорында травма алуның 85 очрагы теркәлеп, җәрәхәтләнүчеләр һәм имгәнүчеләр саны 86 га җиткән булган. Җәрәхәтләнүчеләр саны быел кимесә дә, алган җәрәхәтләрдән үлүчеләр саны үзгәрешсез калган. Узган ел да, быел да 39 ар кеше үлгән. Һәлакәтләргә китергән төп сәбәп – тимер юл аркылы рөхсәт ителмәгән урыннардан чыгу. Бу ел башыннан тимер юлда һәлак булучылар арасында состав якынлашканын белә торып магистраль аша чыгарга уйлаган һәм поезд тәгәрмәче астына эләккән ике үсмер дә бар.
Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен, аңлату эшләрен активлаштырырга, күрсәтмә материалларны киңрәк файдаланырга кирәк, дип чаң кага Горький магистраленең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте.
Мәктәпләрдә көзге каникуллар якынлашкан чорда Тимер юл станцияләренең эшен оештыру буенча Казан үзәге “Игътибар - хәвефле зона” дигән акция уздыра. 11-30 октябрь көннәрендә тимер юлларга якын урнашкан белем учреждениеләрендә укучылар белән юлларда куркынычсызлык темасына багышланган әңгәмәләр уздырыла, фильмнар күрсәтелә. Тимер юл станцияләрендә җирле хакимиятләр вәкилләре, транспорт милициясе һәм тимерьюлчылар катнашында тимер юлларда кагыйдә бозуларны профилактикалау максатыннан рейдлар уздырыла.