Дмитрий Медведев: “Өлкән буын турында кайгырту – ул дәүләт өстенлеге”

Бүген Россия Президенты өлкән кешеләрнең социаль-икътисади хәле мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы президиумы утырышын үткәрә

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Өлкән буын турында кайгырту – ул дәүләт өстенлеге. Бу хакта РФ Президенты Дмитрий Медведев өлкән кешеләрнең социаль-икътисади хәле мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы президиумы утырышын ачканда белдерде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген бу тема шәхси контролендә тора. “Соңгы айда гына да илнең төрле урыннарында берничә киңәшмә һәм очрашу үткәрдем”, - диде Д.Медведев. – Урынннардагы вәзгыять төрлечә”.
Президент сүзләренчә, бүгенге утырышның бурычы “төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен берләштерү һәм тарату”.
Өлкән буын турында кайгырту – ул дәүләт өстенлеге, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев. – Россиядә өлкән яшьтәге 30 миллион кеше яши. Экспертлар бәяләвенчә, якындагы 10 елда пенсионерлар саны артачак. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә өлкән кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртырга тырышырга кирәк”.
Бүген Россиядә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган пенсионерлар юк, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Дмитрий Медведев фикеренчә, яшәү шартларынын сыйфаты һәм гомер озынлыгы медицина ярдәменә, дару базарындагы хәлгә бәйле. “Сыйфатлы хезмәт күрсәтү, препаратларның тотрыклы бәясен сакларга кирәк. Бу өлкәдә бәяләрне ясалма күтәрү әхлаксызлык, хәтта җинаять, дип бәяләргә мөмкин, - дип саный Россия Президенты. –Шулай ук төбәк программасы кысаларында дару сатып алу мәсьәләсен эшләргә кирәк”. Шулай ук дәүләт башлыгы төбәкләргә ташламадан файдаланучыларны исәпкә алу һәм аларга бүлеп бирелә торган акча санын тәртипкә китерүне йөкләде.
Дәүләт башлыгы өлкән кешеләрнең ялларын оештыру турында уйланырга тәкъдим итте. Д.Медведев социаль туристлыкны үстерергә, өлкәннәрне спорт объектларыннан ташламалы файдалану белән тәэмин итү хакында уйланырга кушты.
Шулай ук Дмитрий Медведев фикеренчә, социаль хезмәткәр һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү белән шәгыльләнергә кирәк. “Ул кешеләргә пенсионерларның яшәү шартлары бәйле. Аларның хезмәт хаклары төрле төбәктә төрлечә, кайберләрендә аларның кереме яшәү минимумыннан азрак. Бу һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”, - дип саный РФ Президенты.
“Иң яхшы социаль хезмәткәр” бөтенроссия смотрын үткәрәм, дип белдерде Д.Медведев.
“Өлкән кешеләр турында кайгырту формальлек кенә булырга тиеш түгел. Ул һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш, - дип ассызыклады Россия Президенты. – Соңгы вакытта балалар белән шөгыльләнү дәрәҗәле санала. Ә менә безнең илдә өлкән кешеләр турында кайгырту модада түгел, бу җәмәгатьчелек игътибары үзәгендәге тема түгел”.