Бүген Татарстанда Мөселман модасы атналыгы чаралары башлана

Мөселман модасы атналыгы кысаларында кием дизайнеры Надежда Әюпова һәм Россия дизайнеры Вячеслав Зайцевның укучысы Разыя Уразаева мастер-класслары

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанда Мөселман модасы атналыгы чаралары башлана. 29 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк чараларны мөселман кием дизайнерларының “Islamic-clothes” халыкара конкурсы тәмамлый.


Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РФ һәм ТР Дизайнерлары берлекләре, Татарстан мөслимәләре берлеге оештыра.


Мөселман модасы атналыгы кысаларында кием дизайнеры Надежда Әюпова һәм Россия дизайнеры Вячеслав Зайцевның укучысы Разыя Уразаева мастер-класслары, “Ислам киеме дизайны, аны рәсмиләштерү һәм урнаштыру проблемалары” халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру каралган.


“Islamic-clothes” халыкара конкурсының сайлап алу турлары - 27 октябрьдә, иң яхшы коллекцияләрне күрсәтү 29 октябрьдә булачак, дип хәбәр итә конкурсның матбугат хезмәте.