Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 13 яңа очрагы ачыкланган

2008 елның 17-23 октябрь көннәрендә Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 13 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). 2008 елның 17-23 октябрь көннәрендә Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 13 яңа очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.
Шул исәптән Казан һәм Чаллыда – 4шәр очрак, Лениногорскида – 2, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама районнарында – 1шәр очрак.