Түбән Камага Владимир Кириллов килде

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов Түбән Каманың кайбер предприятиеләре белән танышты
(Түбән Кама, 25 октябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов Түбән Камада булып китте.
Мәскәү кунагы вертолеттан төшүгә үк шәһәрнең җитештерү куәтләре белән танышырга юл алды. “ТАНЕКО” компаниясе белгечләре В.Кирилловка гасыр төзелешен тәкъдир итте, ул булачак нефть химиясе һәм нефть эшкәртүче заводлар комплексы объектлары белән танышып узды.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе “Евро 4” класслы бензин җитештерелә торган “ТАИФ-НК” ААҖдә, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең кайбер объектларында да булды.
“Түбән Камада күрелгәннәрнең барысы да миндә һәм хезмәттәшләремдә әйбәт тәэсир калдырды. Татарстан һәм җирле предприятиеләр җитәкчелеге әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту өчен күп нәрсә эшләве күренеп тора, даими рәвештә мониторинг үткәрелә, моңа күп акча салына, ә иң мөһиме, барлык яхшы ниятләр гамәлгә ашырыла”, - дип билгеләп үтте Түбән Камага сәфәре азыгында В.Кириллов.
Өстәвенә, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Түбән Камада нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары төзелеше оптимизм тудыра дип ассызыклады. “Комплексны төзүгә салынган акчалар табигатьне саклау чараларын тәэмин итүгә дә исәпләнгән булу бик яхшы. Бу бик уңай күренеш”, - диде Владимир Кириллов. Ул шулай ук түбән Каманың су чистарту станциясенә дә югары бәя бирде.