Түбән Камада тагын бер торак йорт файдалануга тапшырылды

Бүген “Татнефть” социаль ипотека программасы буенча төзелгән чираттагы торак йортның ишекләрен ачты. Өй туен уздыручыларның чиреге – яшь гаиләләр
(Түбән Кама, 25 октябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Камада тынычлык проспектында урнашкан 59нчы торак йортны файдалануга тапшыру тантанасы булды, ул “Татнефть” ААҖ нефть химиясе комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы буенча төзелгән.
Андагы фатирлар шәһәрнең 8 предприятиесе һәм оешмасы хезмәткәрләренә бүленгән, өй туен уздыручыларның чиреге – яшь гаиләләр. Йортта 213 фатир бар, бер квадрат метры 22 мең сумга төшкән.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, “Татнефть” ААҖ 2009 елда Түбән Камада тагын бер торак йорт төзүне планлаштырган. Анда әлеге компаниянең нефть комплексында эшләүче 208 гаилә яшәр дип көтелә.