news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада киләсе елда ашыгыч медицина үзәге ачылачак

Яңа үзәк түбәнкамалыларга тиз һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Түбән Камада киләсе елда ашыгыч медицина үзәге ачылачак
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов 2022 ел ахырында файдалануга тапшырылырга тиешле ашыгыч медицина үзәге бинасын карады.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Сергей Мерясев, үзәк хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин һәм төзелеш оешмасы прорабы эшләрнең график нигезендә алып барылуы турында сөйләделәр. Көн саен төзелеш мәйданчыгында туксанга якын эшче эшли. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Көн саен стеналар югарырак һәм югарырак күтәрелә. Төзүчеләр график буенча эшләп өлгерә, артта калу юк, — дип аңлатты Марс Мостафин. — Бүгенге көндә 4500 кубометр бетонның 2500 кубометры салынды. Октябрь ахырына кадәр бинаны җылылык белән тәэмин итү һәм герметизацияләүне тәмамлау планлаштырыла. Аннары бинаның төсе һәм эчке бизәкләү проектлары буенча эшләячәкбез».

Исегезгә төшерик, алты катлы бина төзелеше бу елның язында башланган иде. Яңа үзәк түбәнкамалыларга тиз һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100