news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте матбугат өлкәсендә бирелә торган премияләр санын арттырды

Россиядә элек мондый ун премия тапшырылган, хәзер ике тапкыр күбрәк булачак. Һәр бүләкнең күләме элеккечә — 1 миллион күләмендә кала.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат чаралары өлкәсендә бирелә торган премияләр санын егермегә кадәр арттырды.

«Россиядә ел саен вакытлы матбугат чаралары өлкәсендә хөкүмәтнең егерме премиясе тапшырылачак», — дип яза РИА Новости Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Мондый карарны Министрлар Кабинеты җитәкчесе Михаил Мишустин  раслаган», — диелә хәбәрдә.

Вакытлы матбугат чаралары өлкәсендә Хөкүмәт премиясе 2005 елда булдырылды. Ул Россиядә һәм чит илләрдә рус телендә чыга торган авакытлы матбугат чараларында эшләүчеләргә һәм иҗат коллективларына зур һөнәри уңышлары өчен бирелә.

Бүләккә аерым кешеләр дә, журналистлар коллективлары да дәгъва итә ала. Карар кабул итүдә нигез булып Вакытлы матбугат чаралары өлкәсендә премияләр бирү берлеге тәкъдиме тора.

Россиядә элек мондый ун премия тапшырылган, хәзер ике тапкыр күбрәк булачак. Һәр бүләкнең күләме элеккечә — 1 миллион күләмендә була, диелә хәбәрдә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100