news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Бүздәк районы энциклопедиясе тәкъдим ителде

Быел Башкортстан энциклопедистикасына 30 ел тула.

Башкортстанның Бүздәк районы энциклопедиясе тәкъдим ителде
kurultai.ru

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Бүздәк районында яшәүчеләр үз районнарының энциклопедиясен булдырды. Энциклопедия Мәдәният йортында тәкъдим ителде.

Ул җөмһүриятебезнең «Башкортстан Республикасында Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм халыкларның этномәдәни үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Башкорт энциклопедиясе» дәүләт автоном фән учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Чара кысаларында муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләрен, урындагы туган якны өйрәнүчеләрне һәм актив гражданнарны район хакимияте һәм «Буздякская энциклопедия» китабын булдыруга зур өлеш кертүчеләрне Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) бүләкләде.

Фәнни мөхәррир Гөлнар Ишкинина сүзләренчә, энциклопедия өстендә эшне үткән елның гыйнварында башлаганнар, быел июльдә төгәлләгәннәр.

«Ярдәм иткән һәркем, китапның районның ниндидер бренд продукты булачагын аңлап, моны чын күңеленнән эшләде», — диде ул.

Быел Башкортстан энциклопедистикасына 30 ел тула.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100