news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында яңа газүткәргеч файдалануга тапшырылды

Ун йортта зәңгәр ягулыктан куллана башладылар.

Апас районында яңа газүткәргеч файдалануга тапшырылды
http://apastovo.ru/

(Апас, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апасның икенче микрорайонында урнашкан йортларга тантаналы шартларда табигый газ килде. Яңа газүткәргеч 2019-2023 елларга торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм башка оешмаларны социаль газлаштыру төбәе программасы кысаларында төзелде.

«Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте гомуми озынлыгы 4,17 км булган югары һәм түбән басымлы газүткәргечләр төзүне тәэмин итте, шкаф тибындагы газны көйләү пункты урнаштырылды һәм Чәчәкле, Садовников, Җиләкле, Радужная, Аграр, Урман урамнарындагы 138 йортны табигый газга тоташтырырга мөмкинлек бирде.

Зәңгәр ягулык йортларга тантаналы шартларда җибәрелде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, «Газпром Трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Буинскгаз» җитәкчесе Шамил Латыйпов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова, район газ хезмәте җитәкчесе Марс Нәбиуллин катнашып, биредә яшәүчеләрнең олы шатлыгын уртаклашты.

«Зәңгәр ягулык йортларыгызга җылылык бирсен. Исән-имин, хәвеф-хәтәрсез кулланырга язсын», — диде район башкарма комитеты җитәкчесе.

Чәчәкле, Садовников, Җиләкле, Радужная, Аграр, Урман урамнарында яшәүчеләр исә иң шатлыклы мизгелләр кичерде. Ун йортта зәңгәр ягулыктан куллана башладылар. Радужная урамында яшәүче Илнар һәм Зөхрә Гатауллиннар сөенечләре белән уртаклашып, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

«Бу көнне без бик зарыгып көттек. Моңа кадәр электр энергиясеннән файдаланган идек. Газ керү белән йортыбызга нур бөркелде. Уңайлылыклар артты. Хәзер өебез тиз җылына, мунчабызны да мәшәкатьсез генә ягып керә алабыз. Аш-су да тиз пешә. Алны-ялны белми эшләүче төзүчеләргә, газ хезмәткәрләренә, республика һәм район җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100