news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль челтәрләрдә КФУ тулай торагындагы яшәү шартларыннан зарланалар

Автор сүзләренчә, ул җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп бу мәсьәләне чишә алмаган.

Социаль челтәрләрдә КФУ тулай торагындагы яшәү шартларыннан зарланалар
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан (Идел буе) федераль университетының кайбер студентлары уңайсыз шартларда, яргаланып беткән диварлы иске тулай торакта яшәүдән зарлана. Бу хакта кичә социаль челтәрдә хәбәр иттеләр.

«Университет тулай торагын уңайлы дип атавы кыен. Биредә бик салкын, пычрак һәм тузанлы. Диварларның яргаланып беткәне фотодан да күренә», — диелә публикациядә.

Автор сүзләренчә, ул түләп укый, югары уку йорты студентлары өчен яхшырак шартлар булдырырга тели, әмма җитәкчелеккә мөрәҗәгать мәсьәләне чишүдә ярдәм итмәгән. «Җитәкчелеккә юнәлдерелгән теләсә нинди мөрәҗәгать нәтиҗәсез. Студентларына лаеклы торак бирә алмаган зур университет өчен оят», — ди ул.

Бу югары уку йортының тулай торагында ремонт начар булуга кагылышлы беренче дәгъва түгел инде. Былтыр көз мондый типтагы фотолар социаль челтәрләрдә чыккан иде.. Аларга җавап итеп югары уку йорты: «Бу мәгълүматлар инде дөрес түгел, бүлмәләрдә ремонт ясалган», — диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100