Россиядә «Ел гаиләсе» конкурсында Татарстан пары җиңде

Республиканың Балтач районында яшәүче пар «Авыл гаиләсе» номинациясендә беренче булды.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Балтач районыннан Рөстәм һәм Лилия Заһидуллиннар «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңүчеләр булдылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Заһидуллиннар гаиләсе авылдашлары өчен үрнәк булып торулары белән экспертларны гаҗәпләндерде. Рөстәм 2010 елдан районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли. Хатыны Лилия Балтач район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Җиңүчеләр әйтүенчә, аларның гаилә бәхете сере — бер-берсен ярату, аңлау, ярдәм итү һәм барысын да бергә эшләргә тырышу. Алар үзләренең өч балаларына да шулай өйрәтәләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Әниләр көнендә, 29 ноябрьдә, Мәскәүдә узачак.