Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Патяшина: Чит ил кешеләре Татарстанга Covid-19 авыруын алып кайта алмый
Самолетка утырыр алдыннан коронавируска тест үтәргә кирәк, авыру кеше анда эләгә алмый.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус булмавына белешмәләр тикшерелгәнгә һәм Россиягә керү кагыйдәләре катгый булганга Covid-19 инфекцияле чит ил гражданнары Татарстанга эләгә алмый. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Федераль хезмәт безгә башка илләрдән килүчеләрне тикшерә алган лабораторияләр, үзләре бирә алган белешмәләр исемлеген һәм белешмә үрнәкләрен җибәрде. Шуңа күрә без тиешле тикшерү уздырабыз», — дип сөйләде ул.
Патяшина башка ил гражданнары Россиягә килер алдыннан коронавируска тест тапшырырга тиеш булуны искәртте. Аларны белешмәләрсез самолетка кертмиләр.
«Самолетка утырып, бөтен төркем белән бергә очып киткән кешеләр арасында тест үтмәү яки уңай нәтиҗәләр табу очраклары юк. Керү тәртибе андый очраклар булуга юл куймый», — дип йомгаклады республиканың баш санитар табибы.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россиянең Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Көньяк Корея белән авиаэлемтәне яңартуы турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз