Камал театры татарча сүзләр язылган футболкалар ясаткан

«Сишәмбе көн кич белән» спектакльләреннән алынган сүзтезмәләр төшерелгән киемнәрне театрда алып була.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Камал театрындагы «Сишәмбе көн кич белән» проекты кысаларындагы спектакльләрдә яңгыраган канатлы сүзләр, матур фразалар язылган футболкалар сатуга чыгарыла. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Текә, зәвыклы һәм, иң мөһиме, тетраль футболкаларны син дә үзеңдә булдыр! Башкалардан аерылып тор!» диелә бу хәбәрдә.

Футболкалар театр фойесында сатыла.