news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Россия төбәкләре тел мәсьәләләрен хәл иткәндә Татарстан тәҗрибәсенә таяна

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итте.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов ). Россия төбәкләре туган телгә бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә еш кына Татарстан тәҗрибәсенә таяна. Бу хакта «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе деканы Резидә Мөхәммәтшина хәбәр итте.

«Татарстан - тел мәсьәләләрен хәл итүдә флагман. Белүемчә, башка төбәкләрдәге коллегалар еш кына мондый мәсьәләләрне хәл иткәндә безнең республика тәҗрибәсенә таяна», – диде агентлыкның әңгәмәдәше. 

Шуңа бәйле рәвештә, ул 2021 елны республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итүне мантыйкка ярашлы дип тапты.

Татарстан - Россиядә аның территориясендә яшәүче Халыклар ассамблеясе булдырылган бердәнбер төбәк, дип өстәде филолог.

Эксперт шулай ук Рөстәм Миңнеханов милләтләр һәм туган телләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә республиканың ролен яхшы аңлый һәм шуңа күрә тиешле урында басым ясарга карар кылды, дип искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100