news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай әниләрен бәхетле бала тәрбияләү серенә өйрәттеләр

Азнакайда «Сандугач» балалар бакчасы базасындагы «Компас» үзәгендә семинар узды.

Азнакай әниләрен бәхетле бала тәрбияләү серенә өйрәттеләр
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакайда «Сандугач» балалар бакчасы базасындагы «Компас» үзәгендә семинар узды. Анда әти-әниләр белән ничек итеп бәхетле бала тәрбияләү турында әңгәмә дә үткәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул «Мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган әти-әниләргә психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүне оештыру формалары» дигән темага багышланган иде.

Аны консультаця үзәге белгечләре Казан шәһәренең «Егоза» мәгариф үзәге белән берлектә оештырдылар. Семинарда Азнакай, Әлмәт, Актаныш районнарыннан 41 педагог катнашты.

Педагогик фәннәр кандидаты, Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Егоза» үзәге директоры Наталья Реснянская һәм балалар нейропсихологы, югары квалификацияле педагог-психолог Әлфия Махатадзе чыгышлары файдалы һәм кызыклы булды.

Шулай ук Әлфия Махатадзе әти-әниләр белән ничек итеп бәхетле бала тәрбияләү серенә дә өйрәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot