Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта ТАССРның 100 еллыгында йөзенче булып туган баланың гаиләсен бүләкләделәр
Йөзенче сабыйга министрлык бүләге тапшырылды.
(Актаныш, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Рузилә Хәсәнова). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы район үзәк хастаханәләрендә беренче һәм йөзенче булып туган сабыйларны тантаналы шартларда өйләренә озатуны оештыра. Әлеге бәхет Актаныш авылында яшәүче Эльвира һәм Ленар Галиевләр гаиләсенә насыйп булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Аларның 14 яшьлек Руслан һәм 4 яшьлек Нурланнан соң уллары Айдан туган.
«Улым үземнең 35 яшьлек юбилеема күчтәнәчем. Улым төнлә тугач, аңа исемне Айдан дип куштык. Ул безнең өченче сабыебыз. Үзем дә өч балалы гаиләдә үстем. Кечкенә вакыттан ук өч балам булсын иде дип теләдем. Аллага шөкер, хәзер аларны исән-сау үстерергә язсын. Барлык сабыйлар да сәламәт булсын. Малайлар гына дип борчылмыйм. Киләчәктә өч киленем, өч кызым булыр», — диде әни кеше.
«Улларыбыз сау-сәламәт булып үссеннәр. Киләчәктә безгә терәк булырлар дип ышанам. Өч малай бер-берсе белән дус-тату, бәхетле булсыннар», — диде әтиләре Ленар.
Күңелле чарада район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров, медицина хезмәткәрләре дә катнашты.
«Бала табу бүлегендә туган һәр бала безнең өчен кадерле. Без аларны күреп сөенәбез. Йөзенче булып туган әлеге сабыйны тәбрикләү чарасы бераз соңга калды. Чөнки ул якты дөньяга килгәннән соң, гомеренә куркыныч янамасын өчен Чаллыга дәваланырга җибәрергә мәҗбүр булдык. Ул аннан сәламәтләнеп кайтты. Хәзер инде әти-әнисенә өч улларын да исән-сау үстерергә язсын», — ди баш табиб урынбасары Анжелика Хөсәенова.
Рөстәм Могътазиров та әлеге гаиләне тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан әлеге гаиләгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының истәлек бүләген һәм район үзәк хастаханәсе исеменнән чәкчәк тапшырды.
«ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оныгымның йөзенче бала булып тууына бик сөендем. Айдан — алтынчы оныгым. Барысы да малайлар. Инде алар барысы да сәламәт булып үссеннәр. Әти-әниләре дә сәламәт булсыннар, балаларын тигез карасыннар дигән теләктә калам», — ди Буазкүл авылыннан Дәвир Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз