news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда Казанда ЮНЕСКО комитетының 46нчы сессиясен үткәрергә җыеналар

Татарстан башкаласында сессия оештыру буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды.

2022 елда Казанда ЮНЕСКО комитетының 46нчы сессиясен үткәрергә җыеналар
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда 2022 елда ЮНЕСКО комитетының 46нчы сессиясен үткәрергә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.

«ЮНЕСКО белән дә хезмәттәшлек дәвам итәчәк. 2022 елда Казанда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 46нчы сессиясен үткәрергә планлаштыралар», — диде Минтимер Шәймиев. Мондый чараны үткәрү мактаулы хокукы — озак дәвам иткән эш нәтиҗәсе, дип өстәде ул.

Күптән түгел Татарстанда әлеге вакыйгага әзерлек һәм аны уздыру буенча эшче төркем утырышы узды.

Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Тышкы эшләр министрлыгына ЮНЕСКОның 46нчы сессиясен үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Республика җитәкчесенең тәкъдимен Россия Президенты Владимир Путин хуплады, диде Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100