Татарстанда “Сколково” филиалы пәйда булырга мөмкин

Аркадий Дворкович “Сколково” инновацион шәһәрчеге Россиядә инновацияләрне этәрү өчен мотор булырга тиеш, дип ышаныч белдерде

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович Татарстанда “Сколково” инновацион шәһәрчеге филиалы буларак IT авылы төзелеше перспективалары буенча фикер алышты.
“Татарстанда IT авылы “Сколково” инновацион шәһәрчегенең үзенчәлекле филиалы була алыр иде”, - дип белдерде бүген Аркадий Дворкович Казан (Идел буе) федераль университетында. Дмитрий Медведев ярдәмчесе сүзләренчә, бу мөмкинлек буенча ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда фикер алышкан. Инновацион үзәкнең мондый филиаллары Новосибирскида, Санкт-Петербургта һәм башка шәһәрләрдә пәйда булырга мөмкин.
Аркадий Дворкович “Сколково” инновацион шәһәрчеге Россиядә инновацияләрне этәрү өчен мотор булырга тиеш, дип ышаныч белдерде.