Казанда “Яшьләр һәм сайлаулар” турниры старт ала

Турнирда катнашучылар 10 октябрьдә узачак муниципаль сайлауларга бәйле актуаль темалар буенча фикер алышачак

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан дәүләт медицина университеты актлар залында парламент дебатлары буенча “Яшьләр һәм сайлаулар” турниры ачыла.
Аны “Яшь гвардия” яшьләр иҗтимагый штабы оештыра.
Турнирда Казанның 14 вузыннан өчәр кешелек командалар катнаша. Турнирда катнашучылар 10 октябрьдә узачак муниципаль сайлауларга бәйле актуаль темалар буенча фикер алышачак.
Турнир ике этапта узачак. Төркем этабы бу ялларда медицина университетында уза. Икенче атнада плей-офф уеннары узачак, анда иң яхшы команда һәм турнирның иң яхшы спикеры ачыкланачак, дип хәбәр итә, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык матбугат хезмәте.